Аллаһ безне ни өчен барлыкка китерде? | Шәех Раслян

abu Zarr
Сообщений: 371
Зарегистрирован: 19 апр 2015, 22:21
Откуда: Субки аль-Ахад
Контактная информация:

Аллаһ безне ни өчен барлыкка китерде? | Шәех Раслян

Сообщение abu Zarr » 04 окт 2022, 21:17

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ

Аллаһ безне ни өчен барлыкка китерде?
Шәех Мөхәммәд Сәгыйдь Раслян




Олуг һәм Бөек булган Аллаһ Үзенең Изге китабында безне бер олы максат өчен яратканын аңлатты.
Ул максат – бөтен төр гыйбадәтләрне Аның бер Үзенә генә кылу, чөнки Аның тиңдәше юк.
Бөек Аллаһ әйтте: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем” (“әз-Зәрият”, 56).
Шулай ук Ул әйтте: “Аларга Аллаһка, Аның динендә ихласлы булып, гыйбадәт кылырга, хәниф (бер Аллаһка табынучы) буларак, намазларын үтәргә һәм зәкятләрен түләргә әмер ителде. Шушы дин – иң дөрес дин” (“әл-Бәййинә”, 5).

Шуңа күрә:
- кем ширектән (Аллаһка тиңдәшлек китерүдән) сакланып, чын ихластан Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылса һәм Аның илчесенә ﷺ иярсә, шул мөселман булыр. Андый кешегә җәннәткә керү һәм җәһәннәм утыннан котылу вәгьдә ителде.
- Кем тиешле булган гыйбадәтләрне үтәп, Аллаһ Тәгалә әмер иткән эшләргә буйсынса һәм тыйган нәрсәләрдән тыелса, шул Аллаһның иманлы һәм тәкъва колларыннан булыр, шундыйларны Аллаһ газаплардан имин кылды, аларга бу дөньяда һәм ахирәттә бөек фазыйләтләр, зур саваплар вәгьдә итте.
- Кем тиешле һәм мөстәхәб булган гамәлләрне камил рәвештә кылса, хәрам белән мәкруһ гамәлләрдән ерагайса, Аллаһның Үзен күргән шикелле, Аңа гыйбадәт кылса, шул Аллаһның олы дәрәҗәсендәге колларыннан булыр, аларга Аллаһ җәннәттә иң зур дәрәҗәләр вәгьдә итте.

alveo

Вернуться в «2 — ЕДИНОБОЖИЕ В ПОКЛОНЕНИИ («таухид аль-улюхийа»)»

cron