Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм! (ТАТ)

abu Zarr
Сообщений: 370
Зарегистрирован: 19 апр 2015, 22:21
Откуда: Субки аль-Ахад
Контактная информация:

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм! (ТАТ)

Сообщение abu Zarr » 11 окт 2022, 08:08

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
(Я буду из первых, кто станет отмечать Маулид...)

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә Коръәндә мәүлидне бәйрәм
итәргә боерган берәр аять китерсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә Расүлебезебез ﷺ үз туган көнен билгеләп үткәрергә
әмер иткән берәр хәдис китерсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә сәхабәләр 12-нче рабигъ әл-әүвәл көнне зурлап,
бәйрәм иткәннәр дигән берәр дәлил китерсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә дүрт хәлифә – Әбү Бәкер, Гомәр, Госман һәм Гали,
ул көнне бәйрәм ясап, мәүлид үткәргән дигән берәр риваять китерсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә табигыннәр 12-нче рабигъ әл-әүвәл көнне җыелышып
Пәйгамбәребезне ﷺ искә алганнар дигән берәр әсәр китерсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә дүрт мәшһүр имам – Әбу Хәнифә, Мәлик, Шәфигый һәм Әхмәд
ул көнне бәйрәм итәргә өндәгән берәр хезмәтләрен китерсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә соңгы мөселманнарның беренчеләрдән күрә Рәсүлебезне ﷺ
күбрәк яратуларын исбатлап бирсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә Рәсүлебез  аркылы Ислам динен тулысынча җиткергән булса,
ничек анда мәүлид бәйрәме искә алынмыйча калганына җавап бирсәң!

Мин беренчеләрдән булып мәүлидне бәйрәм итеп үткәрәм!
Әгәр дә дингә яңалыклар кертеп, халык арасында бидгать таратучыларга
Аллаһ ачуланмас һәм аларны газапламас дип сүз бирсәң!
Руслан әбү Гәбдуллаһ

alveo

Вернуться в «СУФИСТЫ»