Если хочешь, чтобы твоя мольбы была принята - стих на тат.яз

abu Zarr
Сообщений: 370
Зарегистрирован: 19 апр 2015, 22:21
Откуда: Субки аль-Ахад
Контактная информация:

Если хочешь, чтобы твоя мольбы была принята - стих на тат.яз

Сообщение abu Zarr » 19 ноя 2021, 16:16

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
2021-11-19_183424.jpg
2021-11-19_183424.jpg (276.06 KiB) 2521 просмотра

Стих на татарском:
Если хочешь, чтобы твоя мольбы была принята !

Автор: Руслан абу 'АбдиЛлях

____________________
Догаң кабул булуын теләсәң
Догаң кабул булуын теләсәң,
Хәләл булган ризыкны куллан.
Аллаһының илчесе ﷺ күп хәдисләрендә
Хәрамнан ерак булырга әмер иткән.
Чүлдә югалып, ачтан үләргә җиткән,
Кулларын күккә сузып торган,
Аллаһка дога кылган бәндәне
Пәйгамбәребез ﷺ мисал итеп китергән.
Ләкин ул кешенең ризыгы, киеме хәрам
Һәм шул хәлдә тормышы барган.
Ничек андый бәндәгә җавап була алсын, дип
Ул безгә аңлатып калдырган.
Кәсебең урлаудан һәм ришвәттән пакь булсын,
Кешеләрне алдамыйча эшең барсын,
Ризыгыңда исерткеч, дунгыз ите булмасын,
Хайванны суйганда, “БисмиЛләһи Аллаһу әкбәр” дип әйтелсен.
Малны суючы биш намазын үтәүчеләрдән,
Аллаһка иман китереп, ихласлы мөселман булсын
Аллаһка шөкерсез, имансыз бәндәләрдән
Кяферләр суйган хәрам итне ашарга язмасын.
Бу дөньяның Патшасы Аллаһтан башка
Үз догаңны беркемгә юнәлтмә.
Суфилар шикелле Аллаһка ширек –
Тиңдәшлек кылып йөрүчеләрдән була күрмә.
Алар үз хәҗәтләрен үлгән кешеләргә,
Үзләре уйлап тапкан әүлияләргә (изгеләргә) юнәлтә.
Шулар аркылы Аллаһка якынаябыз, дип,
Үз үзләрен һәм надан мөселманнарны алдап, адаша.
Бөек Аллаһ үзенең изге Китабыңда
Ислам диненең төп максатын безгә аңлата.
Мөхәммәд илчесе ﷺ артыннан ияргәннәргә
Җәннәт юлы күрсәтелеп, вәгъдә ителә.
Кем үз догаларын бер Аллаһка гына юнәлтсә,
Бөтен төр гыйбадәтләрен Аңа гына кылса,
Шул очракта гына чын мөселман булып,
Догалары кабул һәм җәннәткә лаеклы була.


Руслан әбү Абдулла

alveo

Вернуться в «ДУХОВНОЕ ВОСПИТАНИЕ»

cron